“Ышаныч” үзәге белгечләре психологик десант кысаларында район мәктәпләрендә 1нче һәм 5нче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре өчен психологик чаралар һәм тренинглар үткәрәләр.
– Психологик десант узган атнада башланды, – ди “Ышаныч” үзәге җитәкчесе Тамара Севастьянова. – Үзәкнең педагог-психологлары шәһәрнең 8нче, Биляр-Озеро, Түбән Чаллы, Түбән Нурлат һәм Егоркино мәктәпләрендә булып, укучыларга психологик диагностика һәм һәртөрле тренинглар үткәрделәр, ата-аналар өчен җыелышлар оештырдылар. Психологик десант 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Икенче атнада без Иске Чаллы һәм Колбай-Мораса мәктәпләренә чыгарга планлаштырабыз.