Нурлатта хаҗилар белән очрашулар узды

2018 елның 30 сентябре, якшәмбе

Шул көннәрдә шәһәрнең базар яны (Заһид) һәм шикәрчеләр микрорайоны мәчетләрендә хаҗилар белән очрашулар узды. Быел хаҗ кылучылар үзләренең изге сәфәрләре турында сөйләде, сәфәрләреннән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чараларның максаты җыелучыларга хаҗ кылуның саваплы гамәл булуын аңлату, аларны дин гыйлемен тирәнрәк үзләштерүгә тарту булса да, очрашулар җылы атмосферада үтеп, җанлы әңгәмә рәвешен алды. Чыгыш ясаучыларның берсе Рәисә Фәйзуллина хаҗ сәфәре кылу бәхетенә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте оештырган конкурс җиңүчесе буларак ирешкән. Республика буенча җиңү яулаган 30 кешенең өчесе – Нурлаттан. Чарада алар да үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Район мөхтәсибеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел Нурлат районыннан 21 кеше хаҗ кылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International