Нурлатның автоюллар идарәсе эшчәнлегендә күп нәрсә һава торышына бәйле булса да,юлчылар кышкы суыкларга яраклашу җаен тапканнар.
Торак - коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен беренче яз аенда билгеләп үтүләре, табигать уяну белән бәйле дә түгелдер мөгаен.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Халыклар дуслыгы йортында ТРның атказанган юристы Александр Огонев призларына 2003-2005 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында “Керешу” чуваш милли көрәше буенча X төбәкара турниры узды.
"Югары технологияләр атналыгы" республика акциясе кысаларында узган йомгаклау чарасында Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин да катнашты.
Бүген Иске Чаллы авылында яшәүче Антонина Васильевна Сидоровага 100 яшь тулды.
Бүген шәһәр Мәдәният сараенда ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалованың репертуарындагы җырларны Нурлат, Чистай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә һәм Аксубай районнарынның сәхнә осталары башкардылар.
Бу көннәрдә Аксубай районында эстрада сәнгатенең «Созвездие - Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зональ туры уза.
Торак - коммуналь хуҗалык системасында намуслы хезмәтләре өчен 15 хезмәткәр Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның Рәхмәт хатына ия булды.
"Буратино" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Легенда" хәрби-патриотик клубы активы белән очраштылар.