Нурлатның автоюллар идарәсе аварияле участокларда чокыр ремонтын салкын һава сезонында да башкара

2020 елның 15 марты, якшәмбе

Нурлатның автоюллар идарәсе эшчәнлегендә күп нәрсә һава торышына бәйле булса да,юлчылар кышкы суыкларга яраклашу җаен тапканнар.

Аварияле участокларда чокыр ремонты кышкы салкыннарда да туктап тормаган. НУАД начальнигы Рәфис Сафиуллин аңлатуынча,  һава температурасы нольдән түбән булганда эшләргә була. 

- Суык асфалальт белән һәва торышы 10 грастан түбән булганда да аварияле участокларда ремонт эшләрен башкарырга була, - диде ул. - Иң мөһиме - әзер юл өслеге һәм буран булмау.

НУАД начальнигы әйтүенчә, чокыр ремонты барлык юнәлешләрдә дә алып барыла. Бу сезонда юлчылар 20 мең квардат метр юлны тәртипкә китерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International