Иске Чаллы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне гасырлык юбилеен билгеләп үтә

2020 елның 14 марты, шимбә

Бүген Иске Чаллы авылында яшәүче Антонина Васильевна Сидоровага 100 яшь тулды.

Авылның йөзьяшәрен  истәлекле дата белән котларга күпсанлы туганнары һәм якыннары, авылдашлары, авыл мәктәбеннән яшь армиячеләр һәм волонтерлар килде.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән котлау һәм рәхмәт сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов ирештерде. Ул Антонина Васильевнага рәхмәт сүзләре җиткереп “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медален һәм ТАССР төзелүгә 100 ел  истәлек билгесен тапшырды.Шулай ук  тыл хезмәтчәненә Россия Федерациясе Президентлары Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнехановның котлау халарын, бүләкләрен тапшырды. Иске Чаллы авылы җирлеге башлыгы Иван Захаров та җылы теләкләрен юллады.

Антонина Васильевна Сидорова тормыш иптәше  Алексей Константинович белән  4 бала үстергәннәр. Бүген оныклары һәм оныкларының балаларына шөкерана итә. Йөз яшендә булса да физкультура белән шөгыльләнә, сәясәт белән кызыксына, күңел ачу тапшыруларын карый. "Мин эштән курыкмыйм, эш миннән курыксын" дигән девиз белән яши Антонина Васильевна. Озын гомерле булуының сере дә эштән курыкмау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International