Нурлат көрәшчеләре Огонев турнирында команда зачетында беренче булдылар

2020 елның 14 марты, шимбә

Халыклар дуслыгы йортында ТРның атказанган юристы Александр Огонев призларына 2003-2005 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында  “Керешу” чуваш милли көрәше буенча X төбәкара турниры узды.

Көрәш мәйданында Татарстанның  Нурлат, Аксубай, Әлки,  Чүпрәле районнарынннан һәм Чувашия Республикасыннан 50ләп спортчы очрашты.

Көрәшчеләргә ңиңүгә теләкләрне беренче булып  район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җиткерде.

Традицион турнир ел саен югары дәрәҗәдә уза. Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев ел саен үз теләкләрен спортчыларга юллый. Аны турнирның инициаторы Александр Огонев укыды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакованың да котлау адресын район җитәкчелегенә тапшырды.

Ярышларда быел да Нурлат командасы 1нче урынын яулады, икенче урын- аксуйлыларда, өченчедә - Әлки районы командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International