Нурлатның мәктәпкәчә яшьтәге балаларына сугыш турында эзтабарлар сөйли

2020 елның 14 марты, шимбә

"Буратино" балалар бакчасында  мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Легенда" хәрби-патриотик клубы активы белән очраштылар.

Эзтабарлар Алмаз Әхмәтҗанов һәм Владимир Малыгин балаларга сугыш турында сөйләделәр.

"Безнең клуб "Балаларга сугыш турында сөйлиячәкбез" проектын тормышка ашыра башлады. Без аны Бөек Җиңүнең юбилеена багышлыйбыз. Үсеп килүче буын үз иленең батырлыгы хакында белергә һәм хәтерләргә тиеш, - ди Нурлат "Легенда"сы җитәкчесе Владимир Малыгин.

Клубның күчмә экспозициясе дә балаларда зуро кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International