Торак - коммуналь хуҗалык системасында намуслы хезмәтләре өчен 15 хезмәткәр Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның Рәхмәт хатына ия булды.
Болар – «Торак» ОООсы слесаре Җәүдәт Хәлиуллин, «Престиж» ОООсы слесаре Андрей Андреев, «Нефтяник» ОООсы слесаре Александр Морозов, «Эталон» ОООсы сылаучы-буяучысы Алина Макарова, УК «Экодом» ИК ОООсы слесарь-сантехнигы Вячеслав Ямков, «Коммунальник» ОООсы слесарь-сантехнигы Расыйх Гобәйдуллин, «Ямьле йорт» ИК слесарь-сантехнигы Усман Галәветдинов, "Нурлат җылылык челтәрләре" АҖнең матди-техник тәэмин итү буенча менеджеры Рияз Нуруллин, «Промочистка» ОООсының канализация хуҗалыгы мастеры Алексей Семаев, расчет өстәле бухгалтеры Ольга Максимова, МУП ИК «ТКХ» тракторчысы Павел Ерофеев, территорияне җыештыручы Анастасия Аралина һәм «Городок» ОООсы паспортчысы Лилия Чекалина.
Шәһәр мәдәният сараенда узган тантаналы чарада Алмаз Сәлимович тармакның барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады, намуслы хезмәтләре, һөнәрмәнлекләре һәм җаваплылыклары өчен рәхмәт белдерде. Чара җирле сәхнә осталарының чыгышлары белән үрелеп барды.