Нурлат укучылары югары технологияләр атналыгында катнаштылар

2020 елның 14 марты, шимбә

"Югары технологияләр атналыгы" республика акциясе  кысаларында узган йомгаклау чарасында Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин да катнашты.

Күпьеллык традиция буенча, кунаклар мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары белән очроашу оештырдылар. Университетның факультетлары турында мәгълүмат җиткерделәр. Әзерлек курслары, укырга кабул итү кагыйдәләре хакында сөйләделәр.  Параллель рәвештә шәһәрнең 3нче урта мәктәбендә өлкән сыйныфлар өчен химия фәненнән олимпиада узды. Кече звео укучылары һөнәри ориентлашу буенча танып белү чараларында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International