Бүген шәһәрнең коммуналь службалары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

2020 елның 15 марты, якшәмбе

Торак - коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен беренче яз аенда билгеләп үтүләре, табигать уяну белән бәйле дә түгелдер мөгаен. Аларның җиңел кулы белән безнең урамнар матурлана: һәркемгә үрнәк күрсәтеп  коммуналь службалар беренче булып өмәләргә чыгалар, шәһәр аллеяләрендә чәчәкләр утырталар. "Нефтьче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять коллективы да  беренчеләрдән булып өмәгә чыктылар.

- - Безнең идарәче компаниядә 12 кеше эшли. Урам себерүчеләр, слесарьлар, электромонтерлар, инженер-техник хезмәткәрләр, - диде "Нефтьче" идарәче оешмасы җитәкчесе Айрат Морзаханов. Әлеге оешма барлыгы 35 йортка хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International