ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2020 ел
якшәмбе

Алда - дача сезоны, шуңа да орлык сайлау, үрентеләр исемлеге бүген көн кадагында.

Узган ел Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Уполномоченныйга Нурлат районы халкыннан 4713 мөрәҗәгать кергән.

Богдашкино авылында 478 кеше яши. Шуларның 275е-хезмәткә яраклы, 109ы-пенсионерлар.


28
март, 2020 ел
шимбә

Коронавирус белән бәйле  социаль челтәрләрләрдә  турында ялган мәгълүмат, имеш-мимешләр тарала бара. Бу мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәвен искәртәбез һәм тынычлык саклавыгызны сорыйбыз.

 

Узган ел халыктан ТРда Кеше хокуклары буенча уполномоченный ярдәмчесе Идрис Кәримовка 30дан артык мөрәҗәгать кергән. Шуларның 29ы-язмача, 5се-телдән.

Россия  Федерациясе Президенты  В.В.Путинның 25.03.2020 №206  Указы нигезендә һәм  Нурлат муниципаль районында халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында  район территориясендә 28 марттан 5 апрельгә кадәр  сәүдә һәм төрле хезмәт күрсәтү объектларының эш тәртибе билгеләнде.

Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында барлык  муниципаль районнар белән видеорежимда узды.

Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен ПФР сайтында шәхси кабинет аша алырга мөмкин, дип искәртә www.pfrf.ru.
 
Пенсия фондына бару кирәк булган очракта, алдан язылу сервисыннан, шулай ук ПФР сайтында шәхси кабинеттан файдаланырга киңәш ителә.

 

 

Яз иртә килсә дә, һава торышы кыр эшләренә тулысынча керешергә ирек бирми. Басуларда урыны белән кар ята әле. Әмма ул хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлегенә йогынты ясамый.

Идеал Галәветдинов ара ераклыгы зур булуга карамастан "Дуслык"ны яздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International