Тәҗрибәле бакчачылардан орлыкларны сайлау өчен киңәшләр

2020 елның 29 марты, якшәмбе

Алда - дача сезоны, шуңа да орлык сайлау, үрентеләр исемлеге бүген көн кадагында. Орлыкларны кайчан сатып алырга? сыйфатлы орлыкларны контрафакттан ничек аерырга? Бу уңайдан ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт инспекторы Салават Фәтхетдинов үз киңәшләрен бирә. 

- Орлыкларны ел әйләнәсендә, шул ук вакытта утырту алдыннан да сатып алырга мөмкин. Мисал өчен яшелчә үсентеләре орлыкларын гыйнвар, июнь айларында сатып алу яхшы. Берьеллык чәчәкләрне - февраль-май айларында, ике еллыкларны - кцзен сатып алу яхшы, - диде дщълщт инспекторы. Сатып алганда пакетлардагы мәгълүматларга игътибар бирергә киңәш итә. 

Орлыкларныә сыйфаты турындагы тулырак мәгълүматны Россельхознадзорның ТР буенча идарәсендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International