"Южная" агрофирмасында язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәтенә бара

2020 елның 28 марты, шимбә

Яз иртә килсә дә, һава торышы кыр эшләренә тулысынча керешергә ирек бирми. Басуларда урыны белән кар ята әле. Әмма ул хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлегенә йогынты ясамый.

"Южная" агрофирмасының Киекле бүлеге машина-трактор паркында бу көннәрдә әзерлекнең йомгаклау этабына керештеләр. Шуңа да территориядә зур җанлылык - басуга чыкканчы һәр детальне җентекләп тикшерергә кирәк. 

- Техниканың барысы әзерлек линиясендә, - ди хуҗалык агрономы Айрат Әхмәтҗанов.- 41 трактор, шуларның 9ы-егәрлеге куәтле булган техника,  чәчкечләр, культиваторлар җитәрлек.  Язгы чәчүгә әзерлеккышын да туктамады. Киекле бүлегендә генә дә 40 кеше техника ремонты белән мәшгуль.  Хуҗалыкта чәчү мәйданнары 15 мең гектардан күбрәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International