Узган ел Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Уполномоченныйга Нурлат районы халкыннан 4713 мөрәҗәгать кергән.
Мөрәҗәгатьләрнең 2622се - язмача яки электрон документ формасында, 2091е-телдән. Социаль челтәрләр һәм "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасыннан тыш, нурлатлылар «ГЛОНАСС +112» системасы аша да сорауларын юллаганнар.
Сорауларның тематикасына килгәндә, алар торакка кагылышлы, социаль тәэмин итү һәм халыкны социаль яклауга кагыла.