Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин республика киңәшмәсендә районның социаль-икътисадый үсеше хакында сөйләде

2020 елның 28 марты, шимбә

Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында барлык  муниципаль районнар белән видеорежимда узды.

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында традицион киңәшмә узды. Анда Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин   районның  социаль-икътисадый үсеше хакында сөйләде. Алмаз Сәлимович үз чыгышында акцентны җирле җитештерүчеләргә,  дәүләт ярдәме чараларына һәм башкаларга  ясады. Киңәшмәдә "Восток" кооперативы рәисе Марсель Сабиров чыгышы да тыңланды. Сәт җыю  һәм эшкәртү өлкәсендәге уңышлы тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International