Узган ел халыктан ТРда Кеше хокуклары буенча уполномоченный ярдәмчесе Идрис Кәримовка 30дан артык мөрәҗәгать кергән. Шудларның 29ы-язмача, 5се-телдән.
Язмача мөрәҗәгатьләрне нурлатлылар "Бердәм Россиянең" Нурлат җирле бүлекчәсендә, Идрис Кәримов халыкны кабул итү вакытында юллаганнар. "Минем адреска кергән сораулар буенча шәһәр һәм район башкарма комитетлары, район үзәк хастаханәсе, беоем бирү учреждениеләре, хокук саклау органнары үзара тыгыз элемтәдә эшләдем. Һәр мөрәҗәгать буенча чаралар күрелде", - диде җәмәгать ярдәмчесе.