Коронавирус белән бәйле социаль челтәрләрләрдә турында ялган мәгълүмат, имеш-мимешләр тарала бара. Бу мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәвен искәртәбез һәм тынычлык саклавыгызны сорыйбыз.
Пандемия белән бәйле рәвештә район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов 23 мартта әлкән нурлатлыларга кирәкле ярдәм күрсәтү өчен эшче төркем булдыру турында карарга кул куйды. Документ нигезендә волонтерлар отряды оештырылды. Туклану продуктлары, даруларга мохтаң булган нурлатлылар 2-92-09 телефоны буенча "кайнар линиягә" шалтырата алалар.
Федераль закон нигезендә, ялган хәбәрләр таратучы гражданнарга – 100 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 200 мең сумга кадәр, юридик затларга ярты миллион сумга кадәр штраф яный.
Ялган мәгълүмат тарату кеше үлеменә, кеше сәламәтлегенә яки мөлкәтенә зыян салуга китергән очракта штрафның максималь суммасы түбәндәгече билгеләнә: гражданнар өчен - 400 000 сум, вазифаи затлар өчен - 900 000 сум, юридик затлар өчен -1,5 млн сум.