Идеал Галәветдинов ара ераклыгы зур булуга карамастан "Дуслык"ны яздыра.
Хәзер САмара өлкәсендә яшәүче якташыбыз, запастагы полклвник, Нурлатның Мактаулы гражданины Идеал Галәветдинов бу яртыеллыкта да беренчеләрдән булып "Дуслык"ка язылды. Районканы аңа почта аша җибәрәчәкбез. Димәк, тагын алты ай Самара белән Нурлат бергә булачак.
- Район газетасын гомерем буе укый дисәм ялгыш булмас. Нурлаттан бик еракка киткән вакытта да аны миңа почта аша җибәрәләр иде. "Армиядә хезмәт иткәнд әни миңа яңа номерларын һәрвакыт җибәрә тде. Газета аша мин район яңалыкларын белеп тордым.", - диде Идеал Мусинович. Ә соңгы елларда ул "Дуслык"ны шәхси адресына яздыра һәм почта аша ала.
Нурлатка килгәч ул газета редакциясе һәм телевидение коллективы белән аралашты.