ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Нурлатта коронавирусны  профилактикалау  чараларын гамәлгә ашыру буенча оператив штаб утырышы узды. Аны район башкарма комитеты һәм оператив штаб җитәкчесе Рәфис Хәмзин үткәрде.

Тыңлауларда катнашучыларга Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре бюджетларының 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына бюджеты проектлары тәкъдим ителде.

Татарстан халыклары ассамблеясенең Нурлат муниципаль районындагы вәкиллеге яшьләр арасында милли мәдәниятне саклау, үстерү һәм популярлаштыру буенча нәтиҗәле эш алып барган өчен электрон техника сатып алу өчен акча сертификатына лаек булды.

2020 елның 17 ноябрендә 18.00 сәгатьтә шәһәр мәдәният сараеның зур залында Нурлат шәһәрендә җәмәгать транспорты эшен оештыру мәсьәләләре буенча ачык тыңлаулар узачак.

Халыклар дуслыгы йортында Халыклар бердәмлеге бәйрәме уңаеннан концерт узды.


4
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсеннән 5 ноябрьгә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү килде.

Ишегаллары Татарстан Республикасы Президентының «Безнең ишегалды» масштаблы программасы кысаларында ремонтланды һәм төзекләндерелде.

«Тулпар» спорт сараенда район мәчетләрендә Ислам нигезләре курсларында шөгыльләнүче егетләр арасында мини-футбол буенча уеннар узды.

«Җәлил укулары» III Халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсының сайлап алу туры ахырына якынлаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International