Нурлатлылар шигырь укучылар конкурсында катнаша алалар

2020 елның 4 ноябре, чәршәмбе

«Җәлил укулары» III Халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсының сайлап алу туры ахырына якынлаша.

Ул «Җәлил татар телендә», «Җәлил рус телендә», «Дөнья телләрендә Җәлил», «Фронтовиклар татар телендә», «Фронтовиклар-рус телендә», «Фронтовик язучылар», «Яшь җәлиллеләр» номинацияләрендә үткәрелә.

Катнашучыларның яшь категориясе 3 яшьтән алып 26 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк. Гаризалар 10 ноябрьгә кадәр Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсенә Alfiya.Galautdinova@tatar.ru  электрон адресына юлларга кирәк

Конкурс нигезләмәсе белән тулырак сайтта танышырга мөмкин tatar-congress.org 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International