Сәхнәдә Нурлат районы үзешчәннәре чыгыш ясады.
Бәйрәм чарасында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сәламләде һәм аларга иң изге теләкләрен җиткерде.
Концерт бер сулышта узды. Сәхнәнең бизәге иҗади коллективлар, җырчылар булды, алар төрле телләрдә җырлар башкардылар. Балалар башкаруындагы номерлар чын күңелдән сөендерде. Тамашачылар якташларның музыкаль котлауларын җылы кабул иттеләр.