Татарстан халыклары ассамблеясенең Нурлат муниципаль районындагы вәкиллеге яшьләр арасында милли мәдәниятне саклау, үстерү һәм популярлаштыру буенча нәтиҗәле эш алып барган өчен электрон техника сатып алу өчен акча сертификатына лаек булды.
Бүләкне тантаналы шартларда Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьевага МАНТ вәкиллекләре слетында тапшырдылар. Ул «ТАБА» яшьләр этно-форумы кысаларында узды.