Бәйге Халыклар бердәмлеге көне кысаларында игълан ителгән иде.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә «бергә без – көч»конкурсына йомгак ясалды.
Җирле партия проекты кысаларында узган традицион конкурста мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүчеләр дә актив катнаштылар.
"Конкурска 76 эш керде. Аеруча «Тиенкәй» балалар бакчасы һәм интернат-мәктәп коллективларының активлыгын билгеләп үтәргә мөмкин. Жюри әгъзалары катнашучыларның эшләрен бәяләгәндә тематика, идея, матурлык һәм фантазиягә игътибар иттеләр. Шунысы куанычлы, балаларның эшләре эчтәлекле килеп чыкты, рәсемнәрдә халыклар арасындагы дуслык, Ватаныбызның матурлыгын һәм күптөрлелеген, үз шәһәреңә, авылларга булган мәхәббәтне чагылдырылдган иде», – дип билгеләп үтте җирле бүлекчә башкарма секретаре Ралия Ханеева.