Ислам нигезләре курсларында укучы егетләр мини-футбол ярышларында катнаштылар

2020 елның 4 ноябре, чәршәмбе

«Тулпар» спорт сараенда район мәчетләрендә Ислам нигезләре курсларында шөгыльләнүче егетләр арасында мини-футбол буенча уеннар узды.

Анда Нурлатта, Биккол һәм Яңа Иглай авылларында укучы егетләрдән өч команда катнашты.

"Без һәр елны көзге каникуллар чорында мөселман балалар арасында мини-футбол буенча ярышлар уздырабыз. Быел аларны заманча спорт сараенда уңайлы шартларда уздыру мөмкинлеге туды", - диде Ислам нигезләре укытучысы Габдулла хәзрәт Мортазин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International