Бүген, 2020 елның 5 ноябрендә, район Советының зур залында Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рщфис Хәмзин рәислегендә 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына шәһәр һәм район бюджеты проектлары буенча ачык тыңлаулар узды.
Бюджет проектлары һәм аларның төп характеристикалары белән тыңлауларда катнашучыларны районның финанс-бюджет палатасы рәисе Фәнүзә Сәгыйрова таныштырды.