ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2021 ел
шимбә

Бүген Ключи микрорайонында район башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә һәм район хезмәтләре катнашында җирле хакимият белән чираттагы ачык очрашып сөйләшү узды.

Кече Камышлы авылы халкы үз ата-бабаларының гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәтли, буыннан-буынга тапшыра.

2020елның 16 сентябрендәге 1479 номерлы карар нигезендә Россия Федерациясендә 2021елның 1 гыйнварыннан үз көченә керүче янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре кертелү сәбәпле, агымдагы елның 14 гыйнварында 73 нче янгын сүндерү - коткару бүлегендә күзәтү астындагы объектларда эшләр башкаручы "СпецРегионСтрой" ҖЧҖ оешмалары хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрелде.

Халыклар дуслыгы йортында Беренче канал аша күрсәтелүче күпләр яраткан  «Көйне таны» уен - тапшыруы кызыклы яңача итеп оештырылды.


15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Район җитәкчелегенең Әхмәт һәм Бикүле авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашуы агымдагы елның традицион гражданнар җыеннарын башлап җибәрде.

Узган ел эш нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге беренче категориядәге тугыз бүлек арасында 3 урынны яулады.

Бүген, 15 гыйнварда, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат  бүлегенең беренче утырышы булды.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән 2021 елның 15 гыйнварында кич 22 сәгатьтән 16 гыйнвар көнне кичке  сәгать 6га  кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.

4 нче шәһәр мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Адилә Шәймәрданова химия буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасында катнашты.

"Нурлат-информ" 2021 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында "Иң яхшы хат ташучы" конкурсына нәтиҗә ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International