"Нурлат-информ" 2021 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында "Иң яхшы хат ташучы" конкурсына нәтиҗә ясады. Ул 1нче номерлы шәһәр почта элемтәсе бүлеге хат ташучысы Марина Зимина булды.Билгеләнгән вакытта "Нурлат-информ" журналистлары җиңүчене бүләкләү өчен Нурлат шәһәренең шикәрчеләр бистәсенә юнәлделәр.
Тантаналы шартларда “Нурлат-информ” АҖ филиалы җитәкчесе Резеда Гиняева Марина Зиминага конкурс шартларында каралган кыйммәтле бүләкне - кәрәзле телефон һәм Мактау грамотасын тапшырды.
"Марина Ивановна, без сезгә актив катнашуыгыз өчен рәхмәтле, безнең газетага мәхәббәтегез өчен рәхмәт әйтәбез һәм сезнең үз участогыгызда әле тагын озак еллар язылучыларның көтелгән кунагы булуыгызны телибез", - диде ул, хат ташучыны бүләкләп.
Шулай ук Нурлат районара почтамт җитәкчесе Рафиз Ногуманов та хат ташучыларга котлау сүзләрен җиткерде.
"Мин почтада инде 7 ел эшлим, конкурс турында, әлбәттә белдем, тик җиңү минем өчен сюрприз булды. "Дуслык" ны клиентларга яздырганда, бу турыда уйламадым да. Эшем үземә бик ошый, мин аны яраттым, коллективыбыз бик яхшы. “Нурлат-информ”ның шундый конкурслар үткәрүенә бик тә рәхмәтле”, - диде җиңүче.