Нурлат районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Нурлат районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды

Район җитәкчелегенең Әхмәт һәм Бикүле авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашуы агымдагы елның традицион гражданнар җыеннарын башлап җибәрде. Халыкның җирле хакимият белән кара-каршы сөйләшүе  район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узды. Алмаз Сәлимович районның узган елдагы төп социаль-икътисади күрсәткечләре турында сөйләде, бигрәк тә торак пунктларның социаль йөзен һәм авыл халкының тормыш шартларын яхшыртуда гражданнарның үзара салымы ролен билгеләп үтте. Бу җәһәттән район Башлыгы Бикүле авыл җирлеген үзара салым программасын тормышка ашыру планында үрнәк буларак билгеләп үтте. Биредә программа инде җиде ел эшли, һәм бу вакыт эчендә республика бюджет акчалары хисабына бик күп эш башкарылган. Әйтик, узган ел гына да гражданнарның үзара салымы ярдәмендә, Илюткино авылында буага чираттагы ремонт үткәрелгән, Горький урамында 900 метр озынлыкта юл төзелгән. Бикүле авылында су башнясы зонасы койма белән әйләндереп алынган, павильон куелган, 2 янгын гидранты урнаштырылган, 630 метр озынлыкта Муса Җәлил урамында юл салынган.

Сүз уңаеннан, бикүлеләр программада катнашуның нәтиҗәлелеген бәяләп өлгергәннәр һәм узган референдумда үзара салым акчаларын быел һәр кешедән 1500 сумнан җыярга дигән карар чыгарганнар.

Авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова үз чыгышында 2020 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы планнар турында сөйләде.

Халык районның социаль хезмәт оешмалары җитәкчеләренә һәм вәкилләренә үз сорауларын бирде.

Төрле характердагы сораулар яңгырады, мәсәлән, илюткинлылар күперне яңартуны сорадылар, хакимияткә бикүлеләрнең дә мөрәҗәгатьләре бар. Алмаз Сәлимович халык белән актив диалог үткәрде һәм мөһим проблемаларны хәл итү юлларын аңлатты.

Бикүле авыл җирлегендә гражданнар җыены күңелле нотада тәмамланды: район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин 50 һәм 60 ел бергә бәхетле гомер кичергән гаилә парларына бүләкләр тапшырды, шулай ук авыл җирлеге иҗтимагый тормышында актив катнашучы халык та билгеләп үтелде, лаеклы ялга чыккан гражданнар да игътибарсыз калмады.

Аксумла авылы Мәдәният йортында узган очрашуга авыл җирлегенә керүче биш торак пунктта яшәүчеләр җыелды. Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Шәйхетдинов әлеге торак пунктларда 2020 елда җирле үзидарә органының эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул гражданнарның тормышын яхшырту, су һәм электр белән тәэмин итү, инфраструктура һәм башка өлкәләргә караган  мәсьәләләргә кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International