Нурлат районы авылларында багу йолалары дәвам итә

2021 елның 16 гыйнвары, шимбә

Кече Камышлы авылы халкы үз ата-бабаларының гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәтли, буыннан-буынга тапшыра.

Гыйнвар көннәрендә алар җирле клубта изге багып караулар үткәрергә җыелды. Традиция буенча чуенга су салалар, шунда ук йөзекләрен төшерәләр. Йола җырлары башкарып, йөзекләрен чиратлашып алалар. Нинди җыр туры килә, йөзек хуҗасын шундый язмыш көтә икән.

Изге багулар турында кызыклы видеоязманы "Нурлат-информ"ның TikTok  битендә дә карарга мөмкин.

Мәгълүм булганча, кызлар элек-электән бу елны кияүгә чыгарга әзерләнергәме, юкмы икәнен белергә хыялланганнар.

Багуларны уен итеп карарга кирәк, дип сөйләсәләр дә, әмма кем белә...

Исегезгә төшерәбез, изге күрәзә салулар 18 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Моңа кадәр, багулар атнасы барышында Мамык авылында халык кызыклы костюмнар киеп урамнар буенча тамашага чыгулары, коляда такмаклары әйтеп, баллы тәм-том җыюлары, йорт хуҗаларының җавап итеп юмарт уңыш һәм гаилә иминлеге теләп изге теләкләр җиткерүләре турында "Нурлат-информ" хәбәр иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International