Бүген, 15 гыйнварда, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлегенең беренче утырышы булды. Көн тәртибендә яңа әгъзаларны җирле бүлекчәгә кабул итү, шулай ук тиздән Нурлатта "Минем гаиләмнең шәмаил" күргәзмәсен оештыру мәсьәләләре каралды.
Күргәзмә 29 гыйнварда 13.00 сәгатьтә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә узачак.
Күргәзмәгә барлык теләүчеләр чакырыла!