Халыклар дуслыгы йортында Беренче канал аша күрсәтелүче күпләр яраткан «Көйне таны» уен - тапшыруы кызыклы яңача итеп оештырылды. Музыкаль-күңел ачу чарасында шикәрчеләр микрорайонында яшәүчеләр катнашты.
Әлеге уен “Кыш” темасына багышланган иде. Ул өч турдан торып, аларның һәрберсендә уенчыларга җырлар категориясен сайлау хокукы бирелгән. Мәсәлән, «Кар турында җырлар», «Кыш Бабай һәм Кар кызы турында җырлар», «Яңа ел турында җырлар» һ. б. Нурлат казак җәмгыяте вәкиле Алексей Федоров әлеге көйләрне башкарырга ярдәм итте.
Катнашучылар танырга тиешле көйләрне ул матур итеп баянда уйнады. Чара бик дәртле һәм күңелле узды. Җырларны сайлау уңышлы килеп чыккан. Һәр композиция залда утыручыларның күңеленә хуш килде. Уенда Валентина Григорьевна Бабушкина җиңде.
Ул бик тиз һәм ялгышмыйча җырларның күбесен таный алды.
Халыклар дуслыгы йорты директоры катнашучыларга “Күпмилләтле Нурлат” җирле иҗтимагый оешмасыннан истәлекле бүләкләр тапшырды.