Узган ел эш нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге беренче категориядәге тугыз бүлек арасында 3 урынны яулады. Бу хакта киңәшмәдә бүлек башлыгы Леонид Гаврилов оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар турында хәбәр итте. Шулай ук киңәшмәдә Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР буенча ЭЭМның штаб башлыгы Дмитрий Лопарев, Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов катнашты.
Монда бүлекнең авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне, шулай ук милеккә каршы җинаятьләрне ачу буенча эше уңай яктан билгеләп үтелде. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин район һәм республика күләмендәге массакүләм чараларда җәмәгатьчелек тәртибен тәэмин итү өчен бүлек хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
"Чикләнгән кадрлар ресурслары шартларында һәм уңайсыз санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, эчке эшләр бүлеге тотрыклы эшли. Нурлат эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре барлык билгеләнгән юнәлешләр буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттырачак, дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте үз чыгышында район Башлыгы.
Биредә Алмаз Әхмәтшин күпьеллык намуслы хезмәте, аеруча катлаулы һәм мөһим бурычлар үтәве, 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча оператив-хезмәт эшчәнлегендә ирешелгән күрсәткечләр өчен хезмәткәрләргә мактау грамоталары тапшырды.