Нурлат районында гражданнар җыены дәвам итә

2021 елның 16 гыйнвары, шимбә

Бүген Ключи микрорайонында район башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә һәм район хезмәтләре катнашында җирле хакимият белән чираттагы ачык очрашып сөйләшү узды.

Линар Нурисламович микрорайонда яшәүчеләрне узган елда Нурлат районының төп социаль-икътисадый күрсәткечләре белән таныштырды, агымдагы елга планнар һәм бурычлар турында сөйләде. Ел дәвамында эш нәтиҗәләре турында 4 нче «Ключи» ТИҮ рәисе Рушана Аиткулова хисап тотты.

Нурлат халкы район җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларны бирә алды. Рузилә Мингалимова, мәсәлән, микрорайонның ике урамында юллар булмау хакында бәйле сорау белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук район җитәкчелегенә игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, Нурлатта бик күп матур үзгәрешләр булды, дип билгеләп үтте.

Шулай ук җыенда газлаштыру мәсьәләсе дә күтәрелде, бу һәм башка мәсьәләләр игътибарга алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International