2022 елның 1 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Бүген Нурлат районы муниципаль хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Агач утыртуны оештырды.
Май бәйрәмнәре алдыннан чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе нурлатлыларга җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең яңа продукциясен сатып алу мөмкинлеген бүләк итте.
8нче номерлы мәктәп укучылары Сабина һәм Рәдиф Бәшировлар (тренерлары Анатолий Григорьев) кыш дәвамында чаңгы ярышында уңышлы чыгыш ясап, җиңел атлетика сезонын да лаеклы җиңү белән ачты
Бүген, 29 апрель көнне, «Киләчәк» балалар иҗат үзәге тәрбияләнүчеләре өчен «Иҗат-ХИТ»дип аталган сәләтле балалар слеты узды. Яшь нурлатлыларны сәламләргә һәм истәлекле бүләкләр тапшырырга мәртәбәле кунаклар – район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, «Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУ генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һ. б. килде.
Акциягә шулай ук авыл җирлекләре дә, мәгариф учреждениеләре дә кушылачак.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»нең метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын кисәтү буенча консультациясе нигезендә иртәгә, 30 апрельдә, көндез республика территориясендә урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил чыгуы көтелә.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча идарәче компанияләр тарафыннан экологик икеайлык үткәрүнең барышы турындагы башкарма комитетның административ-техник бүлеге башлыгы Татьяна Залиашвили җиткергән мәгълүматны карадылар. Идарәче компанияләргә аларның эшендәге җитешсезлекләрне тиз арада бетерү бурычы куелды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәр һәм район территориясен яшелләндерү дәвам итә.
Нурлатта яңа су белән тәэмин итү системасы төзелеше тантаналы старт алды