Нурлатта бәйрәм ярминкәсе узды

2022 елның 30 апреле, шимбә

Май бәйрәмнәре алдыннан чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе нурлатлыларга җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең яңа продукциясен сатып алу мөмкинлеген бүләк итте.

Киштәләрдә - мулдан ит һәм ит продукциясе, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр  сөт һәм сөт продукциясен дә җитәрлек күләмдә алып килгән.

Яшелчә – бәрәңге, суган, шул исәптән орлык суган да, кишер, чөгендер, алма, авыл җирлекләре һәм шәхси затлар шулай ук бал, умартачылык продуктлары, помидор һәм чәчәкләр үсентеләрен дә тәкъдим иттеләр. Бу юлы да теләүчеләр кулай бәядән балык, ашлык сатып ала алды. 

Үсентеләр, тавыклар, үрдәкләр сату ноктасы янында аеруча җанлылык сизелде.

 Иртәдән ярминкәдәге ассортимент һәм бәяләр белән Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International