Нурлатлылар республика ифтарында катнашты

2022 елның 1 мае, якшәмбе

Кичә Казанда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә 10нчы республика ифтары узды.

Ифтар мәҗлесенә бөтен республикадан ун мең кеше җыелды. 80 кешедән торган Нурлат делегациясен район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов җитәкләде.

Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Вәгазь белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Авыз ачканнан соң ифтарда катнашучылар бергәләп ахшам намазын укыдылар һәм ифтарга керештеләр. Төп ризык пылау булды. Ифтар ТР мөфтие догасы белән тәмамланды, ә кунаклар Рамазан аенда соңгы тәравих намазына таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International