8нче номерлы мәктәп укучылары Сабина һәм Рәдиф Бәшировлар (тренерлары Анатолий Григорьев) кыш дәвамында чаңгы ярышында уңышлы чыгыш ясап, җиңел атлетика сезонын да лаеклы җиңү белән ачты.
Узган ялларда Яшел Үзәндә узган «Яшел Үзән кроссы-2022» ярышларында хатын-кызлар арасында «Абсолют» категориясендә Сабина 1 нче урынны яулады. 3 километрлы араны ул 15,57 минут эчендә узды.
Радиф шул ук категориядә, әмма ир-атлар арасында 2 нче урынга чыкты, аның вакыты 12,57 мин. Ярышларда Россиянең 16 төбәгеннән һәм 37 шәһәреннән 550 йөгерешче катнашты