Хөрмәтле нурлатлылар, кадерле якташлар!
Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Беренче Май төрле буын һәм һөнәр ияләрен берләштерә, тынычлыкны, игелек һәм бер-береңә хөрмәтне гәүдәләндерә. Ул үз Ватанын яраткан һәркемгә кадерле.
Нурлат районында иң авыр бурычларның, иң җаваплы эшләрнең үз җилкәләрендә булуын күп тапкырлар исбатлаган искиткеч кешеләр яши һәм эшли. Бу бәйрәм – үз хезмәтләре белән туган районыбыз, Татарстаныбыз һәм тулаем илебез үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләргә зур рәхмәт әйтү өчен тагын бер яхшы сәбәп.
Бу бәйрәм көннәре дуслар һәм якыннар белән очрашу шатлыгына тулсын, алдагы хезмәт көннәре өчен дәрт һәм оптимизм бирсен.
Барлык башлангычларыгызда да уңышлар, нык сәламәтлек, Беренче май кәефе, бәхет һәм иминлек телим!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы