Алмаз Әхмәтшин «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашты

2022 елның 30 апреле, шимбә

Нурлатлылар «Хәтер бакчасы» акциясенә актив кушылды.

Бүген Нурлатта районның төрле нокталарында агач утырту акциясе узды. "Спорт" паркында узган акциядә Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты. «Актив тормыш позициягез өчен рәхмәт.  Парк - ул, барыннан да элек, агачлар, куаклар, үсемлекләр. Бу агачларны без үзебез өчен утыртабыз. Алар бик күп буын нурлатлыларны сөендерсен», – дип теләде ул акциядә катнашучыларга.

Бу көнне спорт паркында 300ләп тирәк, гади нарат, гади чыршы үсентесе утыртылды.  “Бу участокта агач токымнары өчен уңайлы туфрак, алар яхшы үсәр дип уйлыйбыз", – диде Нурлат урманчылыгының урманнарны торгызу буенча инженеры Ольга Захарова.

Шул ук көнне Җиңү көненә багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе «Кондырча» ландшафт паркында да узды. Район муниципаль хезмәткәрләре «Ледок» спорт мәктәбе коллективы, «Түбән Нурлат» территориаль иҗтимагый үзидарәсе ярдәме белән биредә пирамидаль тирәк үсентеләре утыртты.

"Санитар-экологик икеайлык кысаларында без биредә элегрәк  250 төп үсенте утырттык. Агачлар яхшы үсәр дип ышанабыз. Хәзер иң мөһиме – аларны карау, су сибү һәм саклау», - дип фикерләре белән уртаклашты район Башкарма комитеты эшләре идарәчесе Ралия Ханеева.

Авыл җирлекләре территорияләрендә узган «Хәтер бакчасы» акциясендә шулай ук мәктәп укучылары, предприятие, оешмаларның хезмәт коллективлары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International