Бүген балалар иҗат үзәгендә сәләтле балалар слеты узды

2022 елның 29 апреле, җомга

Бүген, 29 апрель көнне, «Киләчәк» балалар иҗат үзәге тәрбияләнүчеләре өчен «Иҗат-ХИТ»дип аталган сәләтле балалар слеты узды. Яшь нурлатлыларны сәламләргә һәм истәлекле бүләкләр тапшырырга мәртәбәле кунаклар – район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, «Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУ генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һ. б. килде.

«Үз алдыгызга зур бурычлар куегыз һәм һәрвакыт билгеләнгән максатыгызга барыгыз. Моның өчен безнең районда барлык шартлар да тудырыла", - диде Алмаз Сәлимович чараны ачканда. Аның сүзләрен Җәүдәт Миннәхмәтов та хуплады, ул яшь нурлатлыларга алга таба да зур уңышларга ирешүләрен теләде.

Бүләкләү тантанасында иң актив укучылар грамоталар һәм бүләкләр алып, үзләренең нәтиҗәләре һәм төрле дәрәҗәләрдәге казанышлары белән Нурлатта балаларга өстәмә белем бирүгә зур игътибар бирелүен исбатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International