Фирдүс кунак җыячак

2013 елның 12 августы, дүшәмбе
Якташыбыз Фирдүс Тямаев өчен агымдагы ел уңышлы булган. Йорт салып кергән, яңа җырлар иҗат иткән һәм шул көннәрдә  ул Республикабызның танылган артистлары белән гострольләргә чыккан. Кичә генә якташыбыз Республиканың атказанган артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Фердинант Сәлахов, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, “Фәридә – Алсу” дуэты белән шәһәр Мәдәният сараенда Татастандагы нефть чыганакларын эшкәртә башлауның 70 еллыгына багышланган бәйрәм концертында катнашты. Бу көнне Фирдүс якташларына “табадан гына төшкән” яңа җырын да тәкъдим итте. Ә якташлары-нурлатлылар белән сольный концерны ул 30 октябрьгә планлаштыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International