– Физкультурачылар көнен без һәр елны төрле бәйгеләр белән билгеләп үтәбез. Быел да теләгән һәркем үзенең күңеленә хуш килгән ярышларда катнаша ала, – дип мөрәҗәгать итте яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин бәйрәмне ачу тантанасында. Шунда ук бер төркем спортчыларга, ветеран-спортчыларга, тренерларга һәм районда спорт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә ТРның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының, район башлыгы Наил Шараповның һәм яшьләр эшләр-спорт бүлегенең мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Моннан тыш, физкультура укытучысы Борис Борисовка һәм ДЮСШ тренеры Илшат Әһлиуллинга “Татарстан Республикасының физкультура отличнигы” күкрәк билгесе тапшырылды.