Киндераш басуларында грейдерлар эшләчәк

2013 елның 12 августы, дүшәмбе
Узган шимбәдән “Мәк” оператив – профилактик операциясе кысаларында райондагы ике ноктада наркотик матдәле үсемлек -  киндерашны юк итү буенча масштаблы эш башланды. Бу эшкә Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә кушылды. Мисал өчен,  узган пәнжешәмбедә генә Иске Чаллы авылында бер гражданин киндераш сату вакытында тоткарланган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Операциянең икенче этабы барышында, киндераш басуларында грейдерлар эшләячәк. Полиция хезмәткәрләре басуларында киндераш үсүче авыл хуҗалыгы җирләре хуҗаларын да әлеге эшкә чакыра. Тиешле вакытта кыргый үсемлекне юк итүдә катнашмаган хуҗаларга административ штраф та каралган. Хөрмәтле сайт кунаклары! Әгәр дә сезгә наркотиклы үләннәр яса, куллану һәм сату очраклары билгеле булса, бу хакта 273-43-45, 274-30-30 телефоннары буенча хәбәр итә аласыз. Анонимлык гарантияләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International