Торба 30 ел хезмәт итәчәк

2013 елның 13 августы, сишәмбе
–Хәммәдиев урамы буйлап  уза торган җылылык трассасында 250 метрда торба күбекле полимер-минераль изоляция белән салына, мондый торбалар 30 ел хезмәт итәчәк,–диде безгә  Нурлат җылылылк челтәрләре директоры Рамил Шарапов.–Бу безнең трассаларны яңарту планында каралган.
Узган ел предприятие шәһәрдәге 1800 метр иске җылылык торбаларын шундый ысул белән яңага алыштырган булган инде, быел мондый эш 1000 метрда үткәрелә. Нигездә алыштырулар иң катлаулы–юл аша уза торган участокларда башкарыла. Әйтүләренчә, шәһәрдә әле тузган участоклар тагы да бар, әмма авария куркынычы янаган торбалар яңартылган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International