Торбалар чистарды

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе
Нурлатта “Төзекләндерү биш” җәмгыяте хезмәткәрләре су агу (сточный) торбаларын тәртипкә китерде. 
Шәһәр буенча алар барлыгы  90лап торбаны чистартып, тәртипкә китергәннәр. Хәзер яңгыр сулары җыелып тору белән проблема булмаячак, дип хәбәр итәләр җәмгыятьтә.  Шулай ук бу көннәрдә җәмгыять хезмәткәрләре чәчәк клумбаларын тәртипкә китерү белән мәшгуль. Берьеллык чәчәк үсентеләрен җыеп алу белән беррәттән, канналарның суганчаларын да саклауга куялар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International