Наил Шарапов "Агроинвест"ка китте

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе
Наил Шарапов “Агроинвест идарәче компаниясе” ЯАҖ генераль директорының җитештерү һәм эшкәртү буенча беренче урынбасары булып эшләячәк. Бу хакта бүген, 21 октябрьдә район советында компания һәм Нурлат, Аксубай районнары җитәкчеләре катнашында үткән кыска киңәшмәдә хәбәр ителде.
Киңәшмәдә Нурлат һәм Аксубай районнарының әлеге әлеге компаниягә кергән хуҗалыклары һәм авыл җирлекләре башлыклары да катнашты. “Агроинвест” идарәче компаниясе” ЯАҖ генераль директоры Рәис Сөләйманов яңа урынбасарны тәкъдим итеп, аграр секторга белемле һәм тәҗрибәле кеше килүе тармакка зур ярдәм булачак, дип белдерде. Кандидатураны һәр ике район җитәкчесе дә хуплап чыгыш ясады. Наил Шарапов халык белән аңлашып эшләүгә исәп тотуын, күрсәтелгән ышанычны акларга тырышачагын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International