Шәһәрдә юл билгеләре яңара

2013 елның 19 октябре, шимбә
“Төзекләндерү биш” җәмгыяте хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләре һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре территорияләренә яңа юл билгеләре кую белән мәшгуль. Яңа юл билгеләре шәһәрнең 2, 4 мәктәпләре һәм “Светлячок” балалар бакчасы яннарына куелган инде. Һава торышы көйләнү белән бу эшләр шәһәрнең үзәк урамнарында да дәвам итәчәк икән.
Җәмгыятьнең башкарма директоры Олег Сурков әйтүенчә, яңа стандартларга туры килүче 54 юл билгесе якын арада куелып бетәргә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International