Нурлатта прокурор да үзгәрә

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе
Шәһәр прокуроры Әнис Вәлиуллов эшеннән китә, Нурлат шәһәре прокуроры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп ТР Прокуроры карары белән Яр Чаллы шәһәре прокуроры урынбасары булып эшләгән Руслан Галиев билгеләнә. Бу хакта ТР прокуроры Илдус Нәфыйгов “Татар-информ” мәгълуматый агентлыгы белән он-лайн конференциядә хәбәр итә. 
Иртәгә республика прокурорының Нурлатка килүе көтелә. Ул быел яз мигрантлар белән каршылык килеп чыккан Кизләү авылында һәм Нурлатта гражданнарны кабул итү үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International