Бюджет буенча җәмәгать тыңлаулары үтте

2013 елның 8 ноябре, җомга
7 ноябрь көнне бюджет буенча  оештырылган җәмәгать тыңлаулары киң даирәдә узды. Район һәм шәһәрнең төп финанс документы буенча фикер алышуларда район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров, муниципаль подразделениеләр вәкилләре, җәмәгатьчелек катнашты. Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Гөлфия Нуруллина бюджетның төп параметрларын бәян итте. Алар өстендә эш ярты ел дәвамында алып барылды, бюджет учреждениеләренең иҗтыяҗлары өйрәнелде, дип билгеләп үтте ул. Җәмәгать тыңлауларына нәтиҗә ясап, Равил Әфраимович барлык кергән тәкъдимнәрне дә өйрәнергә, ә ахыргы финанс нәтиҗәлелегенең уңышы уртак тырышлыктан тора, дип билгеләп үтте. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International