Бүген, 8 ноябрьдә Нурлатның балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә укучылар арасында йөзү буенча район ярышлары узды.
Спорт мәктәбе бассейнында 100дән артык яшь йөзүче көч сынашты бүген. Аларның күбесе “Нурлатнефть” НГДУсында тренер Эльвина Вәлиевада һәм ДЮСШда Илсур Нәбиуллинда шөгыльләнүчеләр иде. Шулай ук Яңа Иглай, Иске Чаллы, Югары Нурлат кебек авыллардан килүче егет-кызлар да матур нәтиҗәләр күрсәттеләр.
– Бүгенге ярышларның төп максаты – йөзү буенча район җыелма командасын туплау. Һәм бүген матур нәтиҗәләр күрсәткән яшь йөзүчеләр якын араларда республикакүләм бәйгеләрдән Нурлат данын яклаячаклар, – диде ярышларның баш хөкемдары Илсур Нәбиуллин.